💰Тишек капчык — 24 августа 2026 г. в 16:35:12.683
💰Тишек капчык ✅Без тырышып ахыйрәт дөньясына йөк тутырабыз – намазлар укыйбыз, ураза тотабыз һәм дога кылабыз. Ләкин, бу әҗер савапларны югалту бик җиңел. ✅Без әһәмият бирмәгән Һәрбер гөнаһ капчыкта тишек ясый, аннан изге гамәлләребез җиргә түгелә: 🚫Ялган һәм исраф итү гамәлләрдән бәрәкәтне ала. 🚫Рия (кешегә күрсәтү өчен эшләү) ихласлыкны юк итә. 🚫Тәкәбберлек һәм хөсетлек эчтән әҗерне яндыра. 🚫Гайбәт сөйләү һәм кешеләр хокукларын бозу – гамәлләребезне башкаларга тапшыра. ✅Капчыкны тутыру гына аз. Аны тишекләрдән саклау мөһим. Аллаһ Тәгалә безне рухи бушлыктан сакласын. Әмин 😊 ➡️Бу нәсыйхәтне якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler

