📖Әш-Шәрх (Ачылу) сүрәсе
📖Әш-Шәрх (Ачылу) сүрәсе Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. [Расүлем!] Без синең [дәгъват кылу кебек вазифаны күтәрә алуың өчен] күкрәгеңне киңәйтмәдекме? 2. Һәм синнән авыр йөгеңне алмадыкмы? 3. Ул бит аркаңны баскан иде. 4. Без синең исемеңне күтәрдек. [Шул сәбәпле, кәлимәи шаһадәт, азан, камәт, хотбә, тәхият кебек бик күп җирдә Минем белән бергә телгә алынасың]. 5. Һичшиксез, [чиккән һәр] авырлыктан соң җиңеллек бар. 6. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар. 7. Шулай булгач, [ирештерү һәм намаз кебек вазифаларыңнан] бушаган чагыңда [игелек кылырга] тырыш. 8. Һәм Раббыңа омтыл. ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler