✍️«Таң вакытында укылган Коръәннең шаһитлары булыр(фәрештәләр)».
✍️«Таң вакытында укылган Коръәннең шаһитлары булыр(фәрештәләр)». ✅Бу аятьтә Аллаһ Пәйгамбәребезгә ﷺ фарыз намазларны билгеләнгән вакытларда укырга боера. Анда биш намазга күрсәтмә бар: Өйлә, Икенде, Ахшам, Ястү һәм Иртәнге. ❓Ни өчен Иртәнге намаз аерым искә алынган? ✅Иртәнге намазның үзенчәлеге бар: аны укучыга төнге һәм көндезге фәрештәләр шаһитлык итә. Шуңа күрә иртән Коръән уку шаһитлык ителгән. ✅Күз алдыгызга китерегез: дөнья әле йоклый, мөэмин кеше Аллаһ каршына баса, Аның Сүзләрен укый — бу гыйбәдәт фәрештәләр тарафыннан шаһитлык ителә. 🤲🏻Аллаһ безне намазларыбызны саклаучылардан һәм иртәнге намазны калдырмаучылардан кылсын. #намаз ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler