Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина
Лайфстайл · 8 июня 2026 г.
Татарстанның халык рәссамы, сынчы, агач уймалар остасы Әхсән Фәтхетдиновның тууына 87 е... — 8 июня 2026 г. в 18:40:21.027
Татарстанның халык рәссамы, сынчы, агач уймалар остасы Әхсән Фәтхетдиновның тууына 87 ел тулуына багышлап бүген Туфан театрында тамашачыларга “Ияләр” спектакле күрсәтелде. Әлеге биографик драма Әхсән Фәтхетдиновның тормыш юлы һәм иҗаты турында. Автор — Рөстәм Галиев. Рәссам сүзләренчә: “табигатьтә ияләр юк, алар бары тик кеше күңелендә генә яшиләр. Татар фольклоры буенча, безнең тирәдәге һәммә нәрсәнең иясе, сакчысы, хуҗасы бар... Ияләр үлемсез... Алар ...кешене әхлак кысаларында тотачак”.

