Перейти к содержимому
Максиметер

🎉 Актанышта Яшьләр көне күңелле бәйрәм рухында узды!

🎉 Актанышта Яшьләр көне күңелле бәйрәм рухында узды! Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чараны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Магданов ачып җибәрде. Ул яшьләрне бәйрәм белән котлап, аларга яңадан-яңа уңышлар, кыю идеяләр һәм зур казанышлар теләде. Бәйрәм дәвамында сәхнәдә яшь талантлар чыгыш ясады, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Ә кичәнең иң көтелгән мизгеле – популяр җырчы Рөстәм Ассадуллин чыгышы булды. Ул үзенең дәртле җырлары белән бәйрәм кунакларын сөендереп, мәйданга җыелган һәркемгә онытылмаслык эмоцияләр бүләк итте. ✨ Яшьлек – ул мөмкинлекләр, иҗат һәм илһам вакыты! Бәйрәм белән, яшьләр!

229 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

172 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.