Бүген мәгариф хезмәткәрләре өчен традицион август конференциясе узды!📚🖋️ — 26 августа 2026 г. в 14:32:50.541
Бүген мәгариф хезмәткәрләре өчен традицион август конференциясе узды!📚🖋️ Конференциядә киләсе уку елының төп бурычлары, мәгарифне үстерү юнәлешләре һәм актуаль мәсьәләләр каралды. Педагоглар тәҗрибә белән уртаклашты, яңа идеялар тәкъдим ителде. Мәгариф системасындагы үзгәрешләр, методик эшчәнлек һәм уку-тәрбия процессын камилләштерү буенча мөһим карарлар кабул ителде. Барысы да яңа уку елына әзерлекнең нигезен төзи. Шулар белән беррәттән узган уку елына йомгак һәм төрле дәүләт бүләкләре тапшыру да булды. Мәктәбебезнең күп еллар татар теле һәм әдәбияты фәне укытучысы Рашитова Илүсә Салимҗан кызына — "Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен" күкрәк билгесе, директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Мингазова Рамилә Рөстәм кызына — "Навигаторы детства" Бөтенрәсәй проект эшчәнлегендә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты тапшырылды. Илүсә Сәлимҗановна — туган телне саклап, балаларга милли мәдәниятне өйрәтүнең чын остасы. Рәмилә Рөстәмовна — мәктәптә тәрбияви эшне оештыруда, укучыларның рухи үсешендә аерым роль уйный. Аларның хезмәте — мәгарифнең ныклы нигезе. Котлыйбыз, чын күңелдән ихлас теләкләр телибез🌟

