Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген безнең мәктәптә традицион атналык линейка үтте!

Бүген безнең мәктәптә традицион атналык линейка үтте! Узган атна вакыйгаларга бай булды һәм шуларга нәтиҗәләр ясалды. Атнаның төп вакыйгасы - Белем көне. Бәйрәм бик матур узды. Атна бик тырыш, хезмәткә бай атна булды: балалар бергәләп бәрәңге казыдылар, караҗимеш җыйдылар. Чын мәгънәсендә тырышып эшләгән укучыларыбыз — Сабирова Чулпан, Камалова Аделина һәм Ганиева Айзилә  — аерым рәхмәт сүзләренә лаек булдылар! Аларның тырышлыгы — башка укучыларга үрнәк. Киләсе атнада төрле олимпиадалар һәм Бөтенроссия диктанты көтелә. Барлык укучыларга актив катнашырга тәкъдим ителде — үз белемнәреңне күрсәтергә, мәктәп данын күтәрергә мөмкинлек бирелә! Барыгызга да уңышлар телибез! 😊

178 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

173 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.