Кадерле өлкәннәребез, хөрмәтле укытучыларыбыз, ветераннарыбыз һәм барлык кадерле өлкән ... — 1 октября 2026 г. в 16:03:13.527
Кадерле өлкәннәребез, хөрмәтле укытучыларыбыз, ветераннарыбыз һәм барлык кадерле өлкән авылдашларыбыз! 🎉 Бүген — Өлкәннәр көне! Без сезне олуг бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезнең тәҗрибәгез, акылыгыз һәм йөрәк җылылыгы — безнең өчен иң кыйммәтле байлык. Сез — безнең тарихыбыз, үрнәгебез, терәгебез. Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез үзегезнең тормыш юлы белән күп буыннарны тәрбияләдегез, күңелләргә нур өстәдегез. Ә сезнең киң күңеллелегегез һәм изге эшләрегез авылыбызның һәр көнен яктырта. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын һәм тыныч гомер, күңел тынычлыгы һәм һәр көннең шатлыкка тулы булуын телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның һәм барлык укучыларыгызның ихтирамы һәм мәхәббәте сезне һәрвакыт җылытып торсын! ☀️ Мәктәбебез коллективы һәм укучылары исеменнән сезгә иң изге теләкләрне юллыйбыз! 💐