Экологик акция: укучылар имән чикләвекләрен җыйдылар 🌰🌳
Экологик акция: укучылар имән чикләвекләрен җыйдылар 🌰🌳 Безнең мәктәп укучылары берничә көн дәвамында имән чикләвекләрен җыйдылар. Бу — урманнарны саклауга һәм яшел массивларны киңәйтүгә юнәлтелгән экологик чара. Җыелган чикләвекләр киләчәктә яшь имән үсентеләре үстерү өчен кулланылачак. Шулай итеп, укучыларыбыз үз куллары белән туган як табигатен саклауга һәм урманнарыбызны баетуга лаеклы өлеш кертәләр. Акциянең файдасы экологик кына түгел: җыелган материалны реализацияләүдән килгән табышны мәктәпнең материаль базасын ныгыту өчен кулланырга планлаштырабыз. Мондый чаралар балаларда табигатькә мәхәббәт, җаваплылык һәм экологик культура тәрбияли. Без укучыларыбызның тырышлыгына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә табигатьне саклау эшләрен дәвам итәчәкбез! Яшел киләчәк — безнең кулларда! 💚 🌳