Гаиләнең нигезе, балаларның һәм гаиләнең таянычы — әти. ❤
Гаиләнең нигезе, балаларның һәм гаиләнең таянычы — әти. ❤ Әтиләр көне — рәхмәт һәм җылы сүзләр әйтергә һәм әтиләребезгә булган мәхәббәтебезне күрсәтергә бер сәбәп. Барлык әтиләрне, бабакайларны чын күңелдән бу матур бәйрәм котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм зур шатлыклар телибез. Әти булу — зур бурыч. Чын әти — балаларын һәм гаиләсен яратучы, аларның тормышында катнашучы кеше. Шундый исемне горурлык белән йөртегез, хөрмәтле әтиләр! Балаларыгыз горурлана алырдай, аларга үрнәк күрсәтердәй әтиләр булыгыз!