«Балаларга куркынычсыз юл» конкурсы🚦👮
«Балаларга куркынычсыз юл» конкурсы🚦👮 Бөтенроссия күләмендә уздырылган «Балаларга куркынычсыз юл» конкурсында катнашып, 1 нче сыйныф укучылары өченче дәрәҗә ияләре булдылар. Бу — беренче адымнарыннан ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм аларга буйсынырга өйрәнгән кечкенә укучыларыбызның зур уңышы. Рәхмәт балаларга, аларның укытучылары Алсу Ахметхановнага һәм ата-аналарга! Уңышлар, яңа җиңүләр телибез! Юлда һәрвакыт сак булыйк!