НОВОСТИ/МБОУ "СТАРО-КАЗЕЕВСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА"
Образование · 1 сентября 2026 г.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады! — 1 сентября 2026 г. в 15:33:04.935
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады! «Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укучылар һәм студентлар, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары, ата-аналар! Сезне Белем көне – төрле буын вәкилләрен дулкынландырган, аларда сөенеч хисе, мөлаем елмаюлар һәм якты хыяллар уяткан бәйрәм уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Татарстанның мәгариф системасы хаклы рәвештә илдә алдынгылардан берсе буларак танылды. Соңгы елларда республикада заманча өр-яңа техника белән җиһазландырылган дистәләрчә мәктәп төзелде, яшь талант ияләренә ярдәм күрсәтүгә һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән эшләр башкарыла. Иң күркәм гореф-гадәтләребезгә һәм алдынгы технологияләргә таянып, без яшь алмашчыларыбызның яңа биеклекләр яулавына мөмкинлекләр ачабыз...», – диелә котлауда.

