https://rutube.ru/video/2d4cd76ba9bf2472692043d53145d12e/ — 2 июля 2026 г. в 17:40:00.926
https://rutube.ru/video/2d4cd76ba9bf2472692043d53145d12e/ Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻 Ә "Җәмигъ" мәчетендә интерактив сессия узды. Сүз полилингваль мәктәп төзелеше турында барды, алай гына да түгел. Чарада катнашучылар: меценатлар, дин әһелләре, педагоглар һәм ата-аналар киләчәк буынны тәрбияләү, бүген көн кыйммәтләре, патриотизм һәм заманча укыту методлары турында сөйләшә. Теманы Әлфия Мөхәммәтшина дәвам итә. 🔻 7 нче лицейда "Герой партасын" ачтылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Майоров хөрмәтенә истәлек билгесен ул тәмамлаган мәктәптә урнаштырганнар. Денис разведка ротасында хезмәт иткән һәм хәрби биремне үтәгәндә батырларча һәлак булган. Аны укытучылары һәм сыйныфташлары ничек хәтерлиләр, һәм бу парта артында утырырга кем мактаулы хокук алачак? Алдагы сюжетта. 🔻 Июнь аенда Россия Хәтер һәм кайгы көнен - Бөек Ватан сугышы башлануын билгеләп үтә. Бу датага "Мирас"балалар лагеренда укучылар да кушылды. Үзешчән рәссам Александр Корсаков аларга Ватанны Саклаучыларга багышланган күргәзмәсен тәкъдим итә. Бу Бөек Ватан сугышы турындагы атаклы рәсемнәр күчермәләре генә түгел,ә сугыш чоры артефактларыннан инсталляция белән яраштырылган полотнолар. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 Новости Зеленодольска в МАХ

