https://rutube.ru/video/9ee8839502d5ab42dcda1b3ea54af8a5/ — 29 сентября 2026 г. в 20:00:03.200
https://rutube.ru/video/9ee8839502d5ab42dcda1b3ea54af8a5/ Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻 Ташламага ия булучыларга 1 нче октябрьгә кадәр тагын бер мөһим сайлау ясарга туры киләчәк: акчалата социаль ярдәм алыргамы яки бушлай дарулар һәм шифаханәләргә юлламалар алу хокукын саклап калыргамы?! "Тере " акчалар күпләр өчен җәлеп итүчәнрәк күренә кебек. Ләкин табиблар һәм пациентлар үзләре кисәтә: җитди диагноз куелса, айлык компенсация - дәвалау чыгымнарының уннан бер өлешен дә капламаячак. Ничек дөрес сайлау ясарга-безнең киләсе сюжетта. 🔻 Яңа уку елы башлану белән барлык мәгариф учреждениеләрендә традицион балалар куркынычсызлыгы айлыгы старт ала, аның кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, янгын чыккан очракта ашыгыч эвакуация буенча дәресләр оештырыла. Свияжск мәктәбендә янгын-тактик өйрәнүләр уздырылды. Максат-гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, педагоглар һәм укучыларның гамәлләрен мөмкин кадәр төгәл башкару. 🔻 Хезмәт традицияләре - безнең горурлыгыбыз. Ләкин безнең шәһәрнең бүген нинди булуы да мөһим. Яшел Үзәндә "Елга" фестивале һәм "Курше. Мирас" махсус проекты кысаларында төзелгән арт-объектлар буенча финал экскурсия узды. "Исток" яшьләр клублары берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр шәһәрнең яңа билгеләре — Яшел Үзәннең чын «йөзен» билгеләүче мәйданчыкларны йөреп чыга. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 Новости Зеленодольска в МАХ