Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар б...
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻Якташларыбыз үз бурычларын намус белән үти. Алар арасында-ирләр генә түгел. Хәрбиләр өчен ул - тормышның барлыгын тою чыганагы. «Шпилька» кушаматлы кызыбыз инде ике ел эвакуация бригадасында алгы сызыкта хезмәт итә. Яралыларны алгы сызыктан чыгара, көн саен үзенең тормышын куркыныч астына куя. Күптән түгел ул туган шәһәрендә кыска вакытлы ялда булып китте , Нәфис хатын-кыз җилкәләрендәге гаҗәеп рух көче турында- махсус репортажда. 🔻Уен формасындагы бизнес дәресләре. Яшел Үзәнгә «мәктәп бизнес-старты» республика программасы килеп җитте. Пушкин исемендәге 9нчы лицейда 6-8нче сыйныфлар укучылары интерактив эшлекле уен барышында эшмәкәрлекнең асылын аңларга өйрәнделәр. Җиңүчеләр тәҗрибә алырга Мәскәүнең "Сколково" технопаркына юл тотачак. 🔻Сүз уңаеннан, безнең ветераннар һәрвакыт шәһәр вакыйгаларыннан хәбәрдар, алар бит-җирле матбугатның иң тугры укучылары. Яраткан "Зеленодольская правда" шәһәр газетасына язылу декадасы барлык почта бүлекчәләрендә дә старт алды. Безнең тирәдә барган яңалыкларга һәм вакыйгаларга автор карашы-җирле матбугатның төп кыйммәте шунда. Журналистлар үз укучыларын нәрсә белән сөендерергә һәм гаҗәпләндерергә әзер - алдагы сюжетта. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 Новости Зеленодольска в МАХ https://rutube.ru/video/af8bff707de11883288549e23fb7067d/