Перейти к содержимому
Максиметер

https://rutube.ru/video/7d7b2fdb559ddbd417b49d8ea40d77a4/

https://rutube.ru/video/7d7b2fdb559ddbd417b49d8ea40d77a4/ Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез: 🔻 Халыкка якынлаштылар! 2026 нчы елның 1 сентябреннән Макс мессенджерында гомумйорт чатларын куллану идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре өчен лицензия таләбе булып тора. МАКСКА яшәүчеләрдән теләсә нинди сорау диспетчер тарафыннан кабул ителергә һәм җаваплы белгечләр тарафыннан кыска вакыт эчендә хәл ителергә тиеш. Яшел Үзәндә бу ничек эшләячәк? Тулырак алдагы видеоязмада. 🔻 Ялгызлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр һәм инвалидларның яшәү урыннары һәрвакыт гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә тора. Салкыннар башлангач-аерым акцент. Практика күрсәткәнчә, нәкъ менә түбән температура шартларында торак секторда янгыннар саны арта. Хәлне тотрыкландыру өчен Яшел Үзәндә ел саен "Торак" янгын-профилактика операциясе уздырыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән бергә безнең төркем дә рейдка чыкты. 🔻 Дини биналар- районыбыз күрке. Мирный микрорайонындагы "Тынычлык" мәчетендә капиталь ремонт эшләре бара. Быел дини учреждение үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә, бәйрәмгә ныклап әзерләнергә булалар. Хәзер түбә алыштырыла, имам - хатыйб Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов сүзләренә караганда, соңыннан эчке эшләргә - түшәм һәм стеналарны буяуга керешәчәкләр. #выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24 Новости Зеленодольска в МАХ

434 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 117 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.