1 нче июньнән "Акчарлак" лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче көнне лагерь ... — 10 июня 2026 г. в 06:11:48.886
1 нче июньнән "Акчарлак" лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче көнне лагерь җитәкчеләре Фаттахова А.Г. һәм Хусаинов Р.М. укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, лагерьда үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрделәр. Һәр иртә зарядкадан башланса, көн дәвамында төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы чаралар балаларны үзенә җәлеп итә. Балаларны кызыксындыруда әйдәманнар Давлетшина Д. һәм Исмагилова И. ярдәм итә. Алар оештырган уеннарны балалар яратып кабул итә.

