«Россия-халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты
«Россия-халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты Бүген күп профильле «Мирас» гимназиясе укучылары һәм хезмәткәрләре «Россия-халыклар йорты» Бөтенроссия диктант кысаларында Россия халыклары телләрендә «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктантлар» язу акциясендә катнаштылар. «Россия-халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты тексты авторы - иҗаты Дагстанның һәм күпмилләтле совет әдәбиятының символына әверелгән күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатов. Катнашучылар татар һәм рус телләрендә туган телгә багышланган тексттан өзек яздылар. Диктант язу алдыннан «Туган тел» шигырен 4 телдә (татар, башкорт, мари һәм чуаш телләрендә) тыңладылар һәм «Туган тел» җырын җырладылар. #ДеньРодногоЯзыка #КомандаВоспитанияРТ