Татар халык ашлары түгәрәге — милли ризыкларыбызны саклау, өйрәнү һәм яшь буынга тапшыр...
Татар халык ашлары түгәрәге — милли ризыкларыбызны саклау, өйрәнү һәм яшь буынга тапшыру максатыннан оештырылган берләшмә. Бездә борынгы бабаларыбызның рецептлары да, хәзерге заман ашлары да урын таба. Бүгенге дәресебез — гади, тиз һәм барыбыз да яратып ашый торган шарлоткага багышлана. Шарлотка — нәрсә ул? Шарлотка — алма тутырылган йомшак бисквитлы пирог. Аның исеме французча «Charlotte» сүзеннән алынган дип санала, әмма бүген ул безнең өстәлләрдә дә еш кына кунак була. Әбиләребез аны «алмалы пирог» дип кенә атаганнар. Шарлотка — гади генә күренсә дә, һәр гаиләдә үз серләренә ия пирог. Түгәрәгебездә без аны бергәләп пешерәбез, бер-беребезгә серләрен өйрәтәбез һәм чәй өстәлендә җылы әңгәмә корабыз. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр#НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ