Җәйнең йөзен аллы- гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңг...
Җәйнең йөзен аллы- гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Табигатьнең нәкъ әнә шул гүзәл мәлендә, 28 нче октябрь көнне гимназиябездә башлангыч сыйныф укучылары белән гөрләтеп көзге бал- "Сөмбелә" бәйрәмен уздырдык. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы инде ул Көзге бал. Бәйрәмгә төп герой- Сөмбелә килде. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен- көлке, җыр - биюгә бай булды, җырлар, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән үрелеп барды. Көз мәлендә туган балаларны да котларга онытмадык. Бәйрәм балаларга бик тә ошады!