ТӨП ДӘҮЛӘТ ҺӘМ БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫ БАШЛАНДЫ
ТӨП ДӘҮЛӘТ ҺӘМ БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫ БАШЛАНДЫ Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 1 июньдә старт ала. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итә. Сынауларның төп чорында башта тарих, әдәбият һәм химиядән имтиханнар куелган. Укучылар рус телен – 4 июньдә, математиканы 8 июньдә тапшырачак. Быел да, чыгарылыш укучыларына нәтиҗәсен яхшырту өчен БДИ предметларының берсен яңадан тапшырып карау мөмкинлеге бар. Бу даталар 8 һәм 9 июльгә билгеләнгән. Аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ бирү җитә. Тик, кайбер вузларга кергәндә, профильле математика буенча нәтиҗәләр исәпкә алынуын истә тоту кирәк. Ике мәҗбүри предметтан имтихан гына гүгел, югары уку йорты профиле буенча сайлап алган ике имтихан нәтиҗәләре дә кирәк. Туган тел һәм әдәбияттан бердәм республика имтиханын тапшырырга теләүче чыгарылыш укучылары быел күбрәк. Татар теленнән имтихан 28 майда узачак, аны XI сыйныфны тәмамлаучы 44 укучы сайлаган. Узган елга караганда, бу – 59 процентка артык. Шулай ук, IX сыйныфны тәмамлаучы 5,8 меңнән артык укучы сайлап алу хокукы бирелгән предметлардан туган телне сайлаган. Югары уку йортына керү өчен кирәк саналган минималь БДИ балларына кагылышлы үзгәрешләр бар. Физика, тарих, информатика, чит телләр, биология, химия, математика буенча баллар арткан. Аттестат алу өчен рус теленнән – 24 балл, профильле математика буенча 27 балл җитә, ләкин дәүләт вузына документлар тапшырганда профильле математикадан балл 40тан да ким булмаска тиеш. Рус теленә килгәндә, Мәгариф һәм фән министрлыгына караган вузларга – 40, РФ Мәгариф министрлыгы вузларына 42 балл кирәк. Имтиханга кергәндә, укучыда телефон, электрон-исәпләү техникасы, фото, аудио, видеоаппаратура да, төрле белешмәлекләр, мәгълүмат теркәлгән язмалар да булырга тиеш түгел. Имтихан уза торган аудиториядән чыкканда, караламаны да, кәгазь һәм электрон форматта имтихан материалларын да алып чыгарга ярамый. Контроль-исәпләү материаллары текстында күрсәтелгәннәрдән кала башка белешмәлекләрдән кулланырга рөхсәт ителми. Имтихан үткәрү пункты буйлап оештыручыдан башка йөрергә ярамый. Сөйләшергә, күчеп утырырга, ниндидер материаллар белән алмашырга да ярамый. IX сыйныфларда имтиханнар ОГЭ 2.1 технологиясен кулланып оештырыла. Ул БДИ технологиясенә тәңгәл. Имтихан материаллары Интернет аша тапшырылып, аудиториядә бастырылып чыгарыла, сканлаштыру да имтихан тапшыру пунктында башкарылачак. Моннан тыш, Татарстанда беренче тапкыр урта һөнәри белем алырга теләүчеләр өчен ике предметтан гына имтихан тапшыруны күздә тоткан эксперимент уза. #гимназияМензелинск