Бүген безнең лагерьда татар халкының гаҗәеп бәйрәме - Сабантуй узды! — 21 июня 2026 г. в 18:36:10.874
Бүген безнең лагерьда татар халкының гаҗәеп бәйрәме - Сабантуй узды! Лагеребыз эшчәнлеген йомгаклау буларак үткәрелгән сабантуй уеннарында балалар актив катнаштылар. Конкурсларда һәм ярышларда катнашып, һәркемнең үз көчен һәм җитезлеген күрсәтергә тырышуын күрдек. Үтеп киткән җәйге лагерь көннәре ял итү, күңелле маҗаралар, кызыклы уеннар, сәяхәтләр, күп төрле яңалыклар белү-күрү белән балалар хәтеренә кереп калыр, дип өметләнәбез.

