Новостной канал МБОУ-Старозюринская СОШ Тюлячинского МР РТ
Образование · 1 сентября 2026 г.
Бүген Иске Җөри урта мәктәбе укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады. Балаларны шундый... — 1 сентября 2026 г. в 09:47:08.905
Бүген Иске Җөри урта мәктәбе укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады. Балаларны шундый дулкынландыргыч һәм истәлекле көн белән «Таттелеком» ҖАҖнең Теләче бүлекчәсе баш инженеры Зәйнетдинов А.Т., мәктәп директоры Хәмидуллина С.Н., Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин А.Н. һәм килгән кунаклар котладылар. Бәйрәм тантанасыннан соң ТР Дәүләт автоинспекциясенең Теләче бүлеге инспекторы Киямов Л.Т. укучыларга куркынычсызлык дәресе үткәрде. Очрашу барышында юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә яңарттылар, велосипед һәм скутерларда имин йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) куллануның мөһимлеген аңлаттылар. Чара ахырында инспектор балаларга уку елы дәвамында игътибарлы булырга, юл билгеләрен үтәргә һәм үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен сакларга киңәш итте.

