Перейти к содержимому
Максиметер

26 май көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. 9 сыйныфны тәм...

26 май көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. 9 сыйныфны тәмамлаучы укучыбыз Саъдулозода Майрами өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булды. Шатлыклы, чөнки алда мөстәкыйль, җаваплы олы тормышка юл ачылган. Шул ук вакытта бу көн аның өчен бераз моңсу да, чөнки кызыклы вакыйгаларга һәм күңелле мизгелләргә бай мәктәп тормышы белән хушлашыр чак та җиткән. Олы юлга дәшеп, соңгы кыңгырау яңгырый. Без чыгарылыш сыйныф укучысы Майрамига имтиханнарын тапшыруда зур унышлар, аяз күк йөзе, якты киләчәк телибез! Соңгы кыңгырау бәйрәме, шатлыклы хатирә булып, аның күңелендә мәңгегә сакланып калсын!

416 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

190 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.