Милли бәйрәмебез Сабантуй Урсай авыл җирлегенең Мөслим авылында гөрләп узды. — 14 июня 2026 г. в 18:52:28.208
Милли бәйрәмебез Сабантуй Урсай авыл җирлегенең Мөслим авылында гөрләп узды. Сабантуй бәйрәме авылда озак еллар яхшы күрсәткечләр белән эшен алып барган «Закирова» крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторларын, сыер савучыларны, бозау караучыларны котлау белән башланып китте. Волонтер эшендә актив булган Ибраһимова Резеда Шаһадәт кызы билгеләп үтелде, ул «Азнакай волонтерлары» медаленә лаек булды. Юбилярлар, авыл активы, почта хезмәткәре, спартакиадада катнашкан ир-егетләр бүләкләнделәр, нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Сабантуйның иң матур бизәге — көрәш — бар халыкның игътибарын үзенә тартып торды. Муллагалиев Булат «Сабантуй батыры» исеменә лаек булды. Бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп ял иттеләр, уйнадылар, җан аттылар. Сабантуйлар мөбарәк булсын! 🌼

