13 нче июнь көнне Урсай авылы халкы бәйрәм кунаклары белән бергә Сабантуен бәйрәм итте.... — 14 июня 2026 г. в 15:23:06.538
13 нче июнь көнне Урсай авылы халкы бәйрәм кунаклары белән бергә Сабантуен бәйрәм итте. Милли бәйрәм традицион һәм кызыклы уеннар, матур җырлар, котлаулар белән бергә үрелеп барды. 50 ел бергә гомер кичергән парны билгеләп үтү ямь өстәде. Спартакиада уеннарында җирлек данын яклап чыгыш ясаган спортчылар,авыл активы, почта хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Мәйдан түрендә барган көрәш батырлары бил алышты.Таяк тарту,аркан тарту уеннарында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да көч сынашты. Йомырка кабып йөегерудә, бәрәңге җыю кебек кызыклы уеннарда уйнарга теләүчеләр бик күп булды. Бәйрәмнең махсус кунагы җырчы Илгәрәй дәрт өстәп,халыкны биетте,җырлатты, уйнатты.Барлык катнашучыларга, кайткан кунакларга рәхмәт яусын.🌸

