Хөрмәтле якташларыбыз! — 6 июля 2026 г. в 11:56:39.746
Хөрмәтле якташларыбыз! Сезне Төрки халыкларның «Чатыр Тауда Җыен» халык иҗаты фестиваленә чакырабыз! Кайчан:11 июль 🕙 Сәгать: 10:00 📍 Кайда:Чатыр-Тау 🎭 Программада: Театральләштерелгән тамаша — «Чатыр бәйгесе» җиңүчесе турында риваять 🌸 Тематик мәйданчыклар: «Сәлге аланы», «Сабыйлар аланы», «Әдәбият аланы», «Теләкләр йорты аланы», «Чәк-чәк аланы», «Халыклар дуслыгы аланы» 🌸 Фольклор коллективлар чыгышлары 🌸 Яшьләр һәм балалар мәйданчыклары, мастер-класслар (осталык дәресләре) 🌸 Кул эшләре осталарының эшләнмә күргәзмәләре 🌸 Милли мәдәни ишек аллары 🌸 Милли ашлар күргәзмәсе 🌸 Чатыр тауга экскурсия 🌸 Ат өстендә көрәш «Аударыш» 🌷 РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Гаиләгез, дусларыгыз белән килегез — бәйрәм һәркем өчен кызыклы булачак!

