Ирекле авылына 100 ел! — 5 июля 2026 г. в 10:28:02.918
Ирекле авылына 100 ел! Бу мөһим дата уңаеннан узган тантаналы чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Фандасович Халиуллин һәм социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасары Дамир Рашатович Гилязов катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Роза Кадыровна үзенең котлау сүзендә төп игътибарны туган якка мәхәббәт, халык бердәмлеге һәм дуслыкка юнәлтте. Ирекле халкы бу олы юбилейны гөрләтеп, зур горурлык белән каршы алды. Ирекле – безнең уртак тарихыбыз! 100 ел – бары тик башлангыч гына. Ирекле, яшә һәм гөрлә!🌾❤️

