«Чатыр тауда җыен» фестивале Азнакайда 16-нчы тапкыр узды — 13 июля 2026 г. в 13:47:25.746
«Чатыр тауда җыен» фестивале Азнакайда 16-нчы тапкыр узды Татарстанның Азнакай районында урнашкан Чатыр-Тау тавында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» XVI төбәкара халык иҗаты фестивале узды . Бу бәйрәмгә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән 50гә якын иҗат коллективы килгән, ә кунаклар саны 5 меңнән артты. Фестивальнең матур мизгелләре — төрле тематик мәйданчыклар, милли көйләр, халык биюләре, остаханәләр, күргәзмәләр һәм милли ашханә ишегаллары. Иң тамашалы вакыйгаларның берсе — атларда көрәш («Аударыш») . Фестивальнең максаты — төрки халыклар мәдәниятен саклау, борынгы гореф-гадәтләрне һәм халык һөнәрләрен торгызу. Бәйрәмдә төрки халыклар белән беррәттән, районда яшәүче 34 милләт вәкиле дә үз традицияләрен күрсәтте. 📽️ Фестивальнең иң матур мизгелләре — видеода!

