☀️ Әгерҗе авылы мәдәният йортында оештырылган «Түбәтәем-калфагым» балалар лагерында көн... — 13 июля 2026 г. в 08:35:21.539
☀️ Әгерҗе авылы мәдәният йортында оештырылган «Түбәтәем-калфагым» балалар лагерында көннәр бик кызыклы уза. Балалар рәхәтләнеп күңел ачып, җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрәләр. 🎈Лагерьда балалар бары тик уйнап кына калмыйча, туган халкыбызның гореф-гадәтләре белән дә якыннан танышалар. Милли уеннар уйнау, халык җырларын өйрәнү, кызыклы мастер-классларда катнашу – болар барысы да балаларның һәрбер көнен тагын да яктырак һәм онытылмаслык итә. 🧵🪆Балаларның бәхетле, шат авазлары бөтен мәдәният йортын гөрләтеп тора! Балаларыбызның шат йөзләрен күрү – безнең өчен иң зур бүләк. 😍#Әгерҗе #БәхетлеБалачак

