🌿 Мунча себеркеләре – изге гамәлгә багышланды! — 29 июля 2026 г. в 13:36:03.356
🌿 Мунча себеркеләре – изге гамәлгә багышланды! Быел да Мальбагуш авыл Советы ветераннар советы рәисе Илмира Абузаровна Әхтәмова Исмагыйль чишмәсе буенда традицион "Себерке бәйрәмен" оештырды. Борынгы йола буенча, үләннәр җыю, мунча себеркеләре бәйләү һәм чәй әзерләү – барысы да табигатьтә, рухи бердәмлектә узды. 🌱 Җыелган үләннәр хәзер махсус хәрби операция сугышчыларыбыз өчен чәй ясауга китәчәк. Эрем, юкә, җир җиләге яфраклары, мята – аларның һәркайсы хэрбилэргэ көч, саулык һәм өй җылысын ирештерәчәк. 🧹 Ә бүген бәйләнгән мунча себеркеләре Актүбә бистәсендәге картлар йортына озатыла. Чөнки изгелекнең чиге юк – ул бүлешкән саен арта гына-дип саный авыл халкы. Рәхмәт Илмира Абузаровнага бу изге эшне дәвам иткәне өчен! #Мальбагуш #МахсусХәрбиОперация #СугышчыларгаЯрдәм #КартларгаХөрмәт #ИзгелекКыл

