🐎 АЗНАКАЙ АТЧЫЛАРЫ — «АТ КӨНЕ» ФЕСТИВАЛЕНДӘ АЛДЫНГЫЛАР САНЫНДА! 🏆 — 5 августа 2026 г. в 06:15:17.195
🐎 АЗНАКАЙ АТЧЫЛАРЫ — «АТ КӨНЕ» ФЕСТИВАЛЕНДӘ АЛДЫНГЫЛАР САНЫНДА! 🏆 Арчада ел саен үткәрелә торган «Ат көне» ат-спорт фестивале узды. Ул республикабызның иң яхшы җайдакларын һәм ат спортын яратучыларын бергә җыйды! Азнакай районы вәкилләре юртак атлар чабышында искиткеч чыгыш ясап, районыбызның җиңүләр сандыгын яңа бүләкләр белән баеттылар: 🥈 2 урын — «Квадрат» кушаматлы рус токымлы ат, йөртүчесе — Динар Галиев 🥉 3 урын — «Неаполь» кушаматлы француз токымлы ат, йөртүчесе — Ильфат Сабиров Катнашучыларыбызны югары нәтиҗәләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез! Азнакайлылар сезнең белән горурлана! 👏🎉 Азнакай #АзнакайРайоны #АтКөне #Җиңүчеләребез #АзнакайСпорты #Татарстан

