Бүген Тымытык мәктәбендә район укытучыларының зур форумы узды — 20 августа 2026 г. в 13:50:04.707
Бүген Тымытык мәктәбендә район укытучыларының зур форумы узды Туган тел һәм әдәбият укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре җыелып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Һәр мәгариф учреждениесе күргәзмәләр, проектлар әзерләгән. Форумда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Н.Н. Хазипов катнашты. Ул туган телне саклау мәсьәләләре турында сөйләде. Аерым игътибарга лаек – Тымытык мәктәбе милли проект кысаларында капиталь ремонтланган. Яңартылган уку бүлмәләре, заманча инфраструктура – барысы да укучыларга һәм укытучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнгән. Бүгенге форумны нәкъ менә шушы яңа, матур мәктәптә уздыру бик символик иде. Чара ахырында районның иң яхшы укытучыларына, тәрбиячеләренә бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр ияләре үз хезмәтләре өчен лаеклы бәя алды. Район мәгариф системасының үсеше – безнең уртак максат! Туган телебез яшәсен! #МиллиПроект #Национальныйпроект

