Бүген Өлкәннәр көнендә Азнакай районында җылы чаралар узды. — 1 октября 2026 г. в 17:13:51.897
Бүген Өлкәннәр көнендә Азнакай районында җылы чаралар узды. Урсай авыл җирлегендә өлкән буын вәкилләре җыелды. Һәрберсен ихтирам иттеләр, изге теләкләр белән котладылар. Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Сайлуновна өлкәннәрне ихлас күңелдән, рәхмәт хисләре һәм җылы сүзләр белән котлады. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм гаилә җылысы теләдек. Сез безнең өчен бик кадерле! 🌷 #АзнакайРайоны #ӨлкәннәрКөне #Урсай