Бүген Әгерҗе авылы мәдәният йортында "Гөлстан" район әдәби иҗат берләшмәсенең каләм әһе... — 2 октября 2026 г. в 13:56:43.379
Бүген Әгерҗе авылы мәдәният йортында "Гөлстан" район әдәби иҗат берләшмәсенең каләм әһелләре белән очрашу булып узды. Мирсәй Гариф, Гөлчәчәк Садретдинова, Халидә Галимова, Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева кебек талант ияләре катнашты. Очрашуда 9 мәктәп укучылары, "Әллүки" һәм "Чишмәкәй" балалар бакчасы нәниләре шагыйрьләребезнең матур шигырьләрен укыдылар. Шигърият — халкыбызның җаны, телебезнең бизәге.Мондый очрашулар яшь буынны әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт рухында тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия!🌸