Әгерже авылында инфраструктураны үстерү эшләре нәтиҗәле дәвам итә. Балалар бакчасы һәм ...
Әгерже авылында инфраструктураны үстерү эшләре нәтиҗәле дәвам итә. Балалар бакчасы һәм авыл китапханәсе янына яңа асфальт юл түшәлде. Бу чара авылда яшәү шартларын уңайлырак итүгә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм укучыларның иминлегенә юнәлтелгән. Хәзер биредәге юллар барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Авыл халкы яңа юлның сыйфатына югары бәя бирә. Уңайлы мохит – сыйфатлы тормыш нигезе.🍂