Әгерҗе авылында гомер итүче хөрмәтле Рәисә Габдракыйп кызы Әхмәтшина бүген үзенең 101 я...
Әгерҗе авылында гомер итүче хөрмәтле Рәисә Габдракыйп кызы Әхмәтшина бүген үзенең 101 яшьлек туган көнен каршылый! Төп Әгерҗе авылы кызы буларак, ул безнең район тарихының тере шаһиты, фидакарь хезмәт кешесе. Рәисә апаның гомер юлы бик үрнәк. Ул гомере буе «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозында кырчылыкта тырыш хезмәт куйган. Соңрак механизаторларга аш-су пешергән. Аның тәмле ашлары, хуш исле мәтрүшкәле чәйләре бүген дә телдән төшми, рәхмәт сүзләре белән искә алына. Бик эш сөючән, тырыш ханым ул! Тормыш иптәше, сугыш ветераны Ләбип абый белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Рәисә апа — 8 оныкның һәм 13 оныкчыкның яраткан,кадерле әбисе. Гаилә учагының җылысын саклаучы, нәсел дәвам итүче. Иң мөһиме — бүгенге көндә дә Рәисә апабыз бик зирәк зиһенле, күңеле белән һәрвакыт яшь. Ул рәхәтләнеп «Маяк» газетасын укый, райондагы барлык яңалыкларны, тормышны күзәтеп, белеп тора. Кадерле Рәисә апа! Сезнең 101 яшьлек юбилеегыз котлы булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның һәм оныкчыкларыгызның чиксез мәхәббәтен тоеп, озак-озак яшәвегезне телибез. Сез — безнең өчен зур горурлык һәм үрнәк! ❤️