Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Татарстанда җәй» проекты кысаларында зу...
Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Татарстанда җәй» проекты кысаларында зур әдәби бәйрәм оештырды. Бу чарада безнен мәктәп яны лагерында ял итүче балалар да катнашты. 👨👩👧👦Очрашу гаиләләр белән танышу һәм бер-береңне сәламләүдән башланып китте. Аннары катнашучылар «5 тукталышта калдырылган» мавыктыргыч биремнәр буенча интеллектуаль һәм иҗади юлга чыктылар. 🌸Һәр тукталышны уңышлы үткән саен, гаиләләр мәхәббәт символы булган ромашка таҗларын алды. Барлык биремнәрне үтәп бетергәч, тупланган таҗлардан «Гаилә» сүзе барлыкка килерлек матур композиция ясалды. 🏆Чара азагында катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, аннары күмәк фотога төштеләр. Кунаклар очрашудан канәгатьлек хисе, укуга яңа мотивация һәм үз-үзләрен үстерү теләге белән таралыштылар.