Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Укытучылар көне уңаеннан сезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең йөрәк җылыгыз, сабырлыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Сез балаларга белем өстенә әхлак, миһербанлылык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбиялисез. Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Укучыларыгыз сезне һәрвакыт шатландырсын, хөрмәт итсен. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!