Бүген безнең мәктәптә чын-чынлап бәйрәмчә мохит хөкем сөрде — без Укытучылар көнен билг...
Бүген безнең мәктәптә чын-чынлап бәйрәмчә мохит хөкем сөрде — без Укытучылар көнен билгеләп үттек! Җыр-биюле концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады — һәр чыгыш тамашачыларның кунеленэ хуш килде. Залда кадерле ветераннарыбызны күрүгә без чиксез шат идек. Аларның зирәк күз карашлары, ягымлы елмаюлары — яшь хезмәттәшләр һәм укучылар өчен һөнәргә тугрылыкның иң яхшы үрнәге. Нәкъ менә шундый кешеләр мәктәбебез тоткасы . Сезгә бәяләп бетергесез өлешегез, зирәклегегез һәм безнең зур мәктәп гаиләсенең бер өлеше булып калуыгыз өчен рәхмәт! Чын күңелдән кадерле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади унышлар, ныклы сәламәтлек һәм рәхмәтле укучылар телибез. Һәр көнегез мәхәббәт һәм хөрмәт белән җылытылсын!🌸🌺🌼