2Б сыйныф укучылары өчен бүгенге класс сәгате чын бәйрәмгә әверелде, чөнки безгә кунакк...
2Б сыйныф укучылары өчен бүгенге класс сәгате чын бәйрәмгә әверелде, чөнки безгә кунакка кадерле әтиләребез, дәү әтиләребез килде. Тирән мәгънәле шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды бу бәйрәм. Ә инде ахырдан әтиләр белән кара- каршы утырып чәй эчү үзе бер бәхет булды. Бәйрәм белән Сезне, кадерле әтиләребез!!!