"Шагыйрь сузе — йөрәктән йөрәккә кучуче серле купер" 🖌📚
"Шагыйрь сузе — йөрәктән йөрәккә кучуче серле купер" 🖌📚 Буген мәктәбебездә искиткеч ижат кичәсе узды,мәктәбебез рухи байлык һәм иҗат җылысы белән тулды, чөнки танылган язучылар кунакка килде✨ Очрашуның мәртәбәле кунаклары — күренекле каләм әһелләре: Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгәлиева, Әлфия Ситдыйкова, Айдар Нуриев һәм Рамзия Әхмәтова. Алар үзләренең иҗат серләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм яңа гына язылган шигырьләрен укыды. Һәр сүз йөрәктән чыкканга, залдагы һәркемне дулкынландырды. Безнең укучыларыбыз да сынатмады! Алар шагыйрьләребезгә үзләренең иң матур җырлы, шигырьле, моңлы сәламнәрен җиткерделәр. Бу җырлар һәм шигырьләр бер-берсен тулыландырып, кичәгә тагын да ямь өстәде. Мондый очрашулар — яшь буынны туган телебезгә, әдәбиятыбызга һәм милли мәдәниятебезгә мәхәббәт рухында тәрбияләүдә зур адым. Иҗат очкыны һәр укучыбызның күңелендә саклансын иде!Очрашуны оештырган һәркемгә рэхмэт белдерэбез💐