Кадерле балаларым, 9нчы сыйныф чыгарылыш укучылары! — 27 июня 2026 г. в 05:35:38.781
Кадерле балаларым, 9нчы сыйныф чыгарылыш укучылары! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган иң дулкынландыргыч вакыт. Бу мизгел– өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен кыйммәтле тәҗрибә. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген без сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм үз хыялларыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышанабыз. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда -сезне бик күп юллар көтә. . Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!иң мөһиме кем генә булсагыз да, кайда гына торсагыз да, иманлы һәм игелекле булып калыгыз. Хәерле сәгатьтә минем яраткан укучыларым! Иң изге теләкләр белән беренче укытучыгыз Энҗе Саматовна

