Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗиева Гөлнур Равил кызына "Татарстан... — 10 июля 2026 г. в 16:26:16.053
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗиева Гөлнур Равил кызына "Татарстанның атказанган укытучысы" мактаулы исеме бирелде. Без Сезне чын күңелдән лаеклы бүләгегез белән котлыйбыз! Гөлнур Равил кызы гомерен балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, зур иҗади уңышларга ирешеп эшләүче укытучы. Без Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер, гаиләдә иминлек, эшегездә, тормышыгызда тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез!

