Бүген укытучылар көне, бәлки язылучылар арасында, күп еллар укытучы булып эшләгән , инд...
Бүген укытучылар көне, бәлки язылучылар арасында, күп еллар укытучы булып эшләгән , инде лаеклы ялда булучы кешеләр , һаман да әле эшләүчеләр бардыр, бу теләкләребез сезгә булсын🌺 Кадерле укытучыларыбыз! 🌷 Укытучы — ул һөнәр генә түгел. Ул — йөрәк җылысын башкаларга бүләк итү, сабырлык белән юл күрсәтү, һәр бала күңеленә кечкенә генә булса да якты эз салу. Сез безгә дәрес кенә өйрәтмәдегез…Сез безгә кеше булырга өйрәттегез. Хаталанудан курыкмаска, егылгач кабат торырга, үз көчебезгә ышанырга, яхшылык белән яшәргә өйрәттегез. Бәлки, ул вакытта сезнең һәр сүзегезнең, һәр киңәшегезнең, хәтта бер карашыгызның да безнең өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнен аңламаганбыздыр. Ә бүген, еллар узгач, аңлыйбыз: безнең уңышларыбыз артында сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз һәм йөрәк җылыгыз бар. Сезгә һәр баланың күңеленә орлык чәчәсез. Кемнеңдер йөрәгендә — ышаныч, кемнеңдер күңелендә — хыял, кемнеңдер тормышында — зур максат уяна. Сезнең хезмәтегезнең җимеше еллар узгач та яши…Бүген сезгә бары тик бер сүз әйтәсе килә: РӘХМӘТ! Безнең балачакны матур иткәнегез, безгә ышанганыгыз, сабыр булганыгыз, һәрберебезнең күңеленә үзегездән бер өлеш калдырганыгыз өчен рәхмәт .Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, чиксез сабырлык һәм хезмәтегезнең кадерен күреп яшәргә насыйп булсын. 💐🍁