Заповедная природа Татарстана: что нужно знать перед прогулкой 🌱🌿🍀 — 31 июля 2026 г. в 14:31:05.631
Заповедная природа Татарстана: что нужно знать перед прогулкой 🌱🌿🍀 Особо охраняемые природные территории созданы не для шумного отдыха, а для сохранения уникальных ландшафтов, редких растений и животных. Многие туристы, особенно в летний сезон, воспринимают их как обычные зоны отдыха, забывая, что правила поведения здесь гораздо строже. Чтобы предотвратить массовые нарушения, специалисты Госкомитета РТ по биоресурсам усиливают патрулирование, оперативно пресекая незаконные действия. Перед посещением любой ООПТ необходимо заранее изучить её индивидуальный режим охраны на официальном сайте ведомства — там прописаны все разрешённые маршруты и ограничения. Собираясь на прогулку, соблюдайте базовые принципы сохранения живого мира: передвигайтесь только по тропам, чтобы не повредить редкие травы и не разрушить среду обитания животных; не разводите костры, не срывайте цветы. Не тревожьте животных, соблюдайте тишину и не подкармливайте зверей — наблюдайте издалека, чтобы не нарушить естественный ход их жизни. В рамках нацпроекта «Экологическое благополучие» проходит кампания «Антипожары 2026» — и здесь важен вклад каждого, ведь даже небольшое возгорание способно навсегда уничтожить уникальные природные территории. За нарушение режима ООПТ предусмотрена административная и уголовная ответственность, а ущерб природным объектам и инфраструктуре подлежит возмещению. Однако главная цель патрулей — не наказать, а предупредить и помочь осознать ценность каждого живого организма в природе. Уважаемые гости и жители Татарстана! Именно ваше сознательное отношение и любознательность помогут сберечь бесценное биологическое разнообразие республики для будущих поколений. Берегите общее достояние. Пресс-служба Госкомитета РТ по биоресурсам Татарстанның тыюлыклы табигате: сәфәр алдыннан нәрсәләр белергә кирәк 🌱🌿☘️ Махсус сакланучы табигый территорияләр шау-шулы ял итү өчен түгел, ә уникаль ландшафтларны, сирәк очрый торган үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау өчен булдырылган. Күп сәяхәтчеләр, бигрәк тә җәйге сезонда, аларны гадәти ял итү зоналары буларак кабул итә, монда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең күпкә кырысрак булуын оныта. Массакүләм хокук бозуларны булдырмас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, законсыз гамәлләрне оператив рәвештә туктатып, патрульлек итүне көчәйтә. Теләсә нинди МСТТга барыр алдыннан, аның шәхси режимын ведомствоның рәсми сайтында алдан өйрәнергә кирәк, анда исә барлык рөхсәт ителгән маршрутлар һәм чикләүләр язылган. Тереклек дөньясын саклауның төп принципларын үтәгез: сирәк үләннәргә зыян китермәс һәм хайваннарның яшәү тирәлеген җимермәс өчен, сукмаклар буйлап гына йөрегез; учак якмагыз, чәчәкләрне өзмәгез. Хайваннарны борчымагыз, тынлык саклагыз һәм хайваннарны ашатмагыз,ә аларның тормышының табигый барышын бозмас өчен, ерактан гына күзәтегез. «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Янгынга каршы 2026» кампаниясе уза: монда һәркемнең өлеше мөһим, хәтта зур булмаган янгын да уникаль табигый территорияләрне мәңгегә юк итәргә сәләтле. МСТТ режимын бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган, ә табигать объектларына һәм инфраструктурага зыян капланырга тиеш. Әмма патрульләрнең төп максаты – җәзалау түгел, ә кисәтү һәм табигатьтә һәр тере организмның кыйммәтен аңларга ярдәм итү. Хөрмәтле кунаклар һәм Татарстан халкы! Нәкъ менә сезнең аңлы мөнәсәбәтегез һәм кызыксынучанлыгыгыз киләчәк буыннар өчен республиканың бәһасез биологик төрлелеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Гомуми байлыкны саклагыз.

