11 июльдә ямьле Баткак авылы гөрләп торды — биредә милли Питрау бәйрәме узды. Уен-көлке...
11 июльдә ямьле Баткак авылы гөрләп торды — биредә милли Питрау бәйрәме узды. Уен-көлке, җыр-моң кич буена тынып тормады: бәйрәмдә олысы да, кечесе дә актив катнашты. Туган нигезен сагынып кайткан авылдашлар да, читтән килгән кадерле кунаклар да рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. > Чараны искиткеч матур, җырлы-моңлы итеп алып барганы өчен Нәвия Гатиатуллинага, шулай ук аның иҗатташ дусларына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!