Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Отдел культуры Сармановского МР
Лайфстайл · 14 июля 2026 г.
Каташ-Каран авыл мәдәният йортында бик күңелле һәм мәгънәле чара узды. Биредә «Түбәтәйле» уены оештырылды. Бу очрашу «Ура авылга» проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге проектның төп максаты — татар мәдәниятен популярлаштыру, туган телебезнең матурлыгын яшь буынга җиткерү һәм аны киләчәккә саклап калу. Уен барышында катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын гына түгел, ә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын һәм йолаларын яхшы белүләрен дә күрсәттеләр. Мондый чаралар буыннар арасындагы җепләрне ныгыта, олылар белән яшьләрне берләштерә, туган җиребезгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.