🌸Куҗак авылында «Авыл көне» гөрләп узды — 14 июля 2026 г. в 12:26:53.542
🌸Куҗак авылында «Авыл көне» гөрләп узды Куҗак авылында авылдашлар очрашуына багышланган матур бәйрәм — «Авыл көне» үтте. Бу чара инде күркәм традициягә әйләнде: ул читтә яшәүче якташларны һәм җирле халыкны бергә туплый, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, шулай ук дуслык һәм күршелек мөнәсәбәтләрен яңартуга зур этәргеч булып тора. Бәйрәм программасы һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Сәхнәдә әзерләнгән концертта яңгыраган моңлы җырлар һәр тамашачының йөрәген кузгатты, аларның һәркайсы тыңлаучы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте. Очрашу бик җылы, дустанә рухта узды. Авылдашлар туган туфракларын сагынып кайткан якташлар белән бергәләп авылның үткәне турындагы кадерле истәлекләрне барладылар, бүгенге көн яңалыклары белән уртаклаштылар һәм киләчәккә ният-планнар кордылар. Чара табын артында традицион чәй эчү һәм милли сый-нигъмәтләр белән сыйлану белән тәмамланды. Гомуми өстәл янында урнашкан бердәмлек һәм үзара аңлашу хисе исә һәркемнең күңелендә кабатланмас җылы хисләр генә калдырды.