Азалак авылында «Ура, авылга!» проекты башланып китте.
Азалак авылында «Ура, авылга!» проекты башланып китте. Проектка үз әбиләренә һәм бабаларына кунакка килгән балалар берләште. Проектның катнашучылары өчен беренче очрашу узды. Анда балалар: - алып баручылар белән таныштылар, әлбәттә, бер-берсе белән дә; - төрле халык уеннары уйнадылар, күңелле җырлар җырлап, энергия һәм яхшы кәеф тупладылар; - чишмә буена мавыктыргыч экскурсиядә булдылар. Балалар чишмәнең кайда урнашуын белделәр, аның никадәр зур әһәмияткә ия булуын аңладылар: чиста су чыганаклары бөтен тереклек өчен бик кирәк. Алда балаларны тагын күп кенә кызыклы ачышлар көтә!